үтү


үтү
ф. 1. Узу, кичү (җәяү, атта, машинада һ. б. ш.). күч. Нин. б. юлны, зур араны йөреп чыгу. күч. Нәр. б. күз алдында барган, күчкән сыман булу 2. Кемнең яки нәр. б. яныннан китү. Хәрәкәт итеп, кая да булса юнәлеп, артыңда калдыру 3. Берәр нәрсә аша керү яки чыгу туфракка һава үтү 4. Үтәдән-үтә агып, саркып чыгу (сыеклык тур.). Тишеп керү пуля тирәнгә үткән 5. күч. җир катламын үтеп нефтькә төшү 6. сукмак каланча яныннан үтә 7. рәислеккә "Иттифак" кешесе үтмәде 8. күч. бу җилкәдән ниләр үтмәде барлык кәгазьләр аның аркылы үтә 9. үтте минем яшьлегем утызны үтеп бара инде 10. хәрби хезмәт үтү физиканы, химияне үттек 11. яңгыр үтте теш сызлау үтте 12. күч. музыка рухыма үтте 13. май белән иске чабата да үтә 14. бик җиңел үтте мәрхүм 15. дуслыклары исәнләшүдән үтми 16. рәв. олылардан үтеп сүз әйтмә 17. үткән эш үткән 18. рәв. ҮТЕП – Кала, соң, башка, тыш 19. ярд. бер вакыйганы сөйләп үтте. II. ҮТҮ – Сатулы базарда җимеш яхшы үтте. III. ҮТҮ-Үткен булу (кискеч кораллар тур.)

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.